Шубан мәктәбендә беренче тапкыр шашка ярышы узды
Чараны оештырган мәктәп коллективына, директоры Ханнан Рәхимҗановка бик зур рәхмәт
Шубан мәктәбендә тәүге тапкыр шашка ярышы узды. Укучылар язгы каникулда булсалар да, ярыш буласын белеп, шашка уйнарга кызыксынып килделәр.
Чулпан Габделганиева иң элек укучыларга шашка уйнау буенча мастер-класс күрсәтте.
– Ярыш бик күңелле узды. Диплом һәм медальләргә ия булгач, бик куанып, киләчәктә бу ярышның кабаттан булуын теләп, кайтып китте укучылар. Чараны оештырган мәктәп коллективына, директоры Ханнан Рәхимҗановка бик зур рәхмәт», диде ярышны уздыручы Чулпан Габделганиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев