Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Татарстанда спорт әзерлегенә ярдәм итүгә 40 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк

ТР Финанс министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, оешмаларга дәүләт ярдәме каралган

«Физик культураны һәм спортны үстерү» дәүләт программасына кергән «Югары казанышлар спортын үстерү» федераль проекты кысаларында спортның база төрләре буенча спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме каралган. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында Татарстан Республикасы Законында бу максатларга 40.472, 8 мең сум акча салынган. 2026 елга шуларның 21 855,3 мең сумы федераль бюджеттан, тагын 18 617,5 мең сумы Татарстан бюджетыннан.

Составны финанслауның иң чик дәрәҗәсе – федераль бюджет хисабыннан 54% һәм рспублика бюджеты хисабыннан 46%.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев