Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әти, әни һәм мин

Кышкы олимпиада уеннары башланырга да санаулы көннәр калып бара. Кенә мәктәбендә көн саен нинди дә булса спорт-сәламәтләндерү чарасы үтеп тора-бер дә олимпиададан ким түгел.

Әле генә "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" ярышлары узды. Бу - бик матур спорт чарасы. Һәрбер сыйныфтан, бу ярышта катнашу өчен, гаиләләр алдан сайлап алынды. Спортчылар үз командаларына исем, эмблема, речевка әзерләделәр һәм җиңүгә җитди ният тоттылар. Җанатарлар хуплавы астында спортчылар ярыш этапларын үттеләр.Гаилә командалары спортның бөтен төрләрендә дә бер-берсенә ярдәмләшеп ярышырга һәм күмәк бер көч булуларын күрсәтергә тиешләр иде. Конкурста катнашучыларга «Сәламләү», «Гаилә эстафетасы», «Кем тизрәк?» һәм башка бик күп күңелле конкурслар тәкъдим ителде. Гаилә-бер бөтен үзәк. Моның шулай икәнлеген ярышлар этабын үткәндә, команда членнары бер генә тапкыр расламадылар. Уен барышында гаиләләр үзләренең көчләрен күптөрле спорт ярышларында сынадылар, җитез, дус, тату булуларын күрсәттеләр.Барлык этап йомгаклары буенча «спортчылар гаиләсе» исеменә Шагиевлар гаиләсе лаек булды. Шунысы да игътибарга лаек, гаилә башлыгы-мәктәптә иң өлкән яшьтәге әти. Конкурста актив булганнары өчен Галимуллиннар, Камалиевлар, Закирҗановлар, Әхмәдуллиннар, Фәйзрахмановлар, Ибраһимовлар, Галиәхмәтовлар гаиләләренә зур рәхмәт. Бәйрәм мавыктыргыч үтте. Балалар да, әти-әниләр дә күңел күтәренкелеге һәм яхшы тәэсирләр белән, тиздән "Шугалакта очрашырбыз" дип, өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250