ТР беренчеленгеннән җиңү белән
Спорт

ТР беренчеленгеннән җиңү белән

Илназ Кәбиров Татарстан Республикасы беренчеленгеннән җиңү белән кайтты.

Балтач урта мәктәбе укучысы Илназ Кәбиров исеме районыбызның чаңгы спортын сөючеләргә яхшы таныш. Ул һәрдаим төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, призлы урыннар алып килә. Күптән түгел МСМК һәм Россия чемпионы Е.А. Белов призына үткәрелгән чаңгы буенча Татарстан Республикасы беренчеленгендә Илназ беренче урын яулады. Яшь чаңгычыны һәм аның тренеры Ленур Галимҗановны әлеге олуг җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.


чаңгы ярышы

Нет комментариев