Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Традиция дәвам итә... (фото)

Акчасызлыктын тилмергән вакытларда да бу ярыш тукталмады.

Тукай исемендәге җәмгыятьтә хуҗа алмашынгач, күпләребез борчуга да калган идек. Алдыбызда —безнең 30 елга якын тарихы булган татар көрәше ярышларын яңа хуҗа дәвам итәргә алынырмы икән дигән зур сорау туган иде. Үзе заманында спорт дөньясында кайнап, физкультура укытучысы профессиясен алган Николай Колоколов безне ярты сүздән аңлап алды.

– Бетермибез, моңарчы ничек узган, шулай уздырачакбыз, дип күңелләребезгә җылылык салып куйды. Ул заманнан бу хуҗалыкта әллә ничә хуҗа алышынса да, нинди генә авыр вакытларга туры килсә дә, без бу ярышларны саклап кала алдык.

Әле менә ярышларыбызның ябу тантанасына килгән, заманында шушы Субаш мәктәбе залында абсолют батыр калып, тәкә алган, аннан соң бик күп җиңүләр яулап Татарстанның атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә җиткән, район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов белән гапләшеп, тарихны яңартып утырдык.

«Акчасызлыктын тилмергән вакытларда да бу ярыш тукталмады. Шундый авыр заманда да бәйгедә җиңгән батырларыбыз азык-төлек тутырылган пакетлар белән кайтып китә иде. Әле җиңү яулаган командага шашлыклык ит тә биреп җибәрәләр иде», дип искә алды ул үзенең көрәшкән елларын. Чыннан да, хуҗалардан уңды безнең бу ярышыбыз.

Әле менә бу ярышларны ачарга да районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин узе килгән иде. Районыбызның көрәш федерациясен бик күп еллар җитәкләгән РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиевның күкрәгенә «Татарстанда физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» Мактау билгесен кадады.

«Киләчәктә мин сезнең дә Фәрит Әхмәдиев, Рафис Насыйбуллин, Айдар Хәйретдинов кебек абыйларыгыздан үрнәк алып, алар дәрәҗәсенә җитүегезне теләп калам», — дип яшь көрәшчеләребезне тагын да рухландырып җибәрде.

Шундый теләкләрләрдән соң, ничек көрәшмисен инде. Келәмнәребездән «утлар» чыгып торды. Тагын шунысы, куанычлы булды. Районыбыз көрәшчеләренә көндәшлеккә Чуваш республикасының Шыгырдан, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәре, Иске Йорек авылы, куршеләребез Теләче, Арча районнары, Казан шәһәре көрәшчеләре килгән иде. Шунлыктан, бик кызу булды көрәшебез. Кыскасы, чын республика ярышларына тиң булган бәйге булды.

"Безгә бер районда да сездәге кебек кунакчыллык курсәтелми. Бушлай ике тапкыр тукландыруыгыз, җылы карашыгыз, гадел көрәшегез, дәрәҗәле бүләкләрегез өчен, сезгә зур рәхмәт", дип саубуллаштылар килгән кунакларыбыз. Бу урында, җирле җитәкчеләребезгә, мәктәп коллективына зур рәхмәт инде.

Инде җиңүчеләребез белән танышыйк- 36 кг. да- Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Хәлил Леонтьев/Чепья/, Гадел Хөсәенов/Бөрбаш/, Роман Прокопьев/Чепья/. 40 кг. да-Самат Халитов/Казан/, Ильяс Нәбиев/Смәел/, Рүзәл Камалов, Нурислам Гыйбадуллин/икесе дә Бөрбаштан/. 45 кг. да-Эдуард Минхаҗев/Арча/, Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Илдан Батыршин/Шеңшеңәр/, Тимур Пыстин/Малмыж/.50 кг. да- Ильяс Галиев/Йорек/, Илназ Гарифуллин/Нөнәгәр/, Айнур Рәхимов/Чепья/, Илнур Яфизов/Шыгырдан/. 55 кг. да-Илшат Купкенов/Шыгырдан/, Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/, Марсел Ситдиков/Казан/, Кәрим Фазылҗанов/Норма/. 60 кг. да- Алмаз Камалов/Нөнәгәр/, Рүзәл ФФәйзрахманов/Арча/, Ислам Йосыпов/Чепья/, Фидан Гарифуллин/Түнтәр/. 65 кгюда- Аяз Йосыпов/Пыжмара/, Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Әнәс Мифтахов/Арбор/, Инсаф Идиятуллин/Норма/.70 кг. да- Ислам Кәримуллин/Теләче/, Данис Әүхәдиев/Казан/, Айзат Апанов/Салавыч/, Самат Гарифуллин/Норма/.75 кг. да- Ислам Искәндәров/Арча/, Данил Емелин/Смәел/, Данил Әүхәдиев/Казан/, Фидан Гарифуллин/Норма/. 80 кг. да- Аяз Хәйретдинов/Балтач/, Азат Гыйльметдинов/Смәел/, Ислам Ситдиков/Арча/, Әмир Миннегалиев/Смәел/.85 кг. да- Равшан Галиев/Шеңшеңәр/, Әмир Якупов/Казан/, Фәнил Закиров/Норма/, Илдан Хәйруллин/Карадуган/. Авыр үлчәүдә-Булат Шакиров/Арча/, Әмир Йосыпов/Нөнәгәр/, Илшат Булатов/Карадуган/, Раяз Гыйбадуллин/Смәел/. 

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш