Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Уза гомер дигәнен....

Үткән гасырның 80-90 еллары.

 Районыбызда спортның иң көчле, чәчсәк аткан вакытлары. Бу чорда һәр төбәкнең узенең якын иткән спорт төре бар иде. Көрәш дисәк күз алдына Яңгул, Бөрбаш,Куныр авыллары күз алдына килеп баса торган иде, ә менә хоккей дигәндә Карадуган , Чепья, Балтач авылларына тиңнәр булмый торган иде. Хәер, ул чорда спортның һәр төре көн үзәгендә иде. Бар халык нинди дә булса төренә тартылып, аны үз итә торган иде. Ярышларыбыз да караңгы төнгә кадәр дәвам итә торган иде. Ә инде менә шушы чараларның башында, конен-төнен аямыйча, акча белән чутлашмаган физкультура укытучылары тора иде. Дәресләре бетүгә,алар, балалар, авыл яшьләре янына ашыга иде. Бүгенге язмамның герое да әнә шундый фидакарьләрнең берсе булды.

Ханнан дигән бик тыйнак егетебез 1985 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туры туган мәктәбенә физкультура укытырга кайтып төшә.Тырыш егетебез шунда ук ныклап эшкә тотына. Үз тирәсенә малайларны, егетләрне җыеп , мәктәп директоры Бакый абый аеруча үз иткән хоккей  спортын алга җибәрергә тотына. Билгеле, спортның башка төрләрен дә сызып ташламый ул. Бигрәк тә футбол, чаңгыны үз итә. Ул вакытларда  минем дә “Урожай”ирекле спорт җәмгыятен җитәкләгән вакытым. Шулчакта Ханнан кебек егетләр минем чын ярдәмчеләремә әверелделәр. Ул вакытта һәр мәктәпнең физкультура укытучысы авылның спорт инструкторы да иде. Шунлыктан, спорт чараларыбыз да бик мулдан иде. Билгеле, тырыш кешене ул чорда югарыда бик тиз абайлап алалар иде. Нинди дәрәҗәле шәһесебез, Бакый ага Зиятдиновның үзе лаеклы ялга киткәч,аның системалы хезмәтенең  дәвамчысы итеп, аны таркатмыйча, үз югарылыгында алып бару өчен, Ханнан Гафурҗан улы Рәхимҗановны 1994 елда Карадуган мәктәбе директоры итеп куйдылар. Ай-яй, каты тырышырга туры килде аңа, бу чорларда, мәктәпнең дәрәҗәсен төшермәс өчен, узе генә белә. Билгеле, тырышлыгын күреп, аны тиз арада төзелә башлаган Шубан мәктәбенә директор итеп куялар. Менә бүгенге кондә дә узе нигезен корган шушы коллективны җитәкләүдә ул. Очрашкан вакытларда мин аңа бер четерекле сорау да биреп куям эле. Хәзер менә шул вакытларны кире кайтарсак, кем булыр иден син дип. Рәхәтләнеп физкультура укытыр идем, дигән жавапны ишетәм,мин аннан. Гәрчә инде, директорлык стажы 28 ел, булса да. Аллаһка шөкер, мәктәбе дә гел алдынгылар сафында. Әйткәнемчә, укучылары  да спортны  үз итәләр. Аеруча, волейбол, футбол, кул көрәшен,хоккейны яраталар, мәктәптә. Район күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә уңышлары биһисап.Яшерен-батырын түгел, демографик хәл генә, рәхәтләнеп эшләргә ирек бирми. Елдан-ел балалар саны кимүгә бара. Коллективта үрнәк булган күк, гаиләсендә дә үрнәк ул. Тормыш иптәше Надия белән балаларына да үрнәк тәрбия бирә алдылар , алар. Кызлары икесе дә медицина университетын бетереп, медицина өлкәсендә хезмәт куялар. Уллары төзелеш академисен тәмамлап, юл төзелешендә эшли. Уза, гомер дигәнен...Әле генә егетлектә йөргән  Ханнаныбызга да 60 тула. Чәчләренә чал керсә дә,ул әле дә  сафта.  Шулай гына була күрсен,инде. Безгә дә алдагы көннәрдә элеккеге дуслыкны югалтмыйча, дәвам итеп,  аның булачак уңышларына сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен! Амин!

Нурзада Сәмигуллин.
Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев