X республика ачык турнирыннан җиңү белән (+фото)
Спорт

X республика ачык турнирыннан җиңү белән (+фото)

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең милли көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән X республика ачык турниры үтте.

Гомуми исәп буенча Әлмәт командасы – беренче, Чаллы – икенче булды. Райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясап, өченче призлы урынга лаек булды.   Шулай ук сабалылар да өченче урын яулады.

75 кг. үлчәү авырлыгында  Нурфат Шәфигуллин – икенче, 95 кг. үлчәү авырлыгында Рөстәм Заһидуллин 3нче  урынга лаек дип табылды.


турнир

Нет комментариев