Ял көнендә туп типтеләр
Спорт

Ял көнендә туп типтеләр

2 май көнне футбол яратучы укучы балалар Норма мәктәбенеӊ футбол кырына җыелдылар.

2004-2005 елларда туган үсмерләрдән тупланган Салавыч лицее, Балтач, Норма, Чепья урта мәктәпләре һәм Балтач гимназиясе командалары көч сынашты. Бик кискен барган турнирныӊ җиӊүчеләре булып Салавыч лицей командасы танылды, икенче урында Балтач гимназиясе һәм өченче урында Норма урта мәктәбе командасы булды. Шәрәфиев Риназ бу турнирныӊ «Иӊ яхшы уенчысы» титулына ия булды. Командалар ярышыннан соӊ район командасына булган кандидатлар аталды, алар район данын яклаячаклар.

 


футбол

Нет комментариев