Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Юлдаш» җәмгыяте призына узган көрәш ярышлары бигрәк тә сенсацияле булды

Татарча көрәш буенча яшүсмерләр арасында «Юлдаш» җәмгыяте призына узган быелгы ярышлар бигрәк тә сенсацияле булды. Беренчесе, быелгы ярышлар районара ярышлар статусы дәрәҗәсендә узса, икенчесе, бу ярышларда бар халыкны шаккатырып Кубокны Смәел көрәшчеләре алып кайтып китте.

Без бит инде Яңгул, Чепья егетләренең җиңүенә шулкадәр инанган, хәтта бу вакыйга безнең өчен дә көтелмәгәнрәк хәл булып чыкты. Бу җиңү әлеге ярышлар тарихында смәеллеләрнең беренче зур җиңүе булып теркәлсә, безнең күңелләргә исә тренерлары Альберт Миңнехановның еллар буе куйган хезмәтенең иң югары баскычына күтәрелүе буларак кереп калыр, мөгаен. Иртә таңнан үк сөенеп, шат күңел белән килде Альберт Алимасович. Соңгы вакытта ул көрәш базасын Шеңшеңәрдән Смәел мәктәбенә күчергән иде. Аның бу адымын "Смәел" җәмгыяте рәисе Илһам Шакиров та бик хуплап каршы алды. Әле менә ярышларга барыр алдыннан гына аның белән очрашып, балаларның хәл-әһвәлләрен белешеп, аларның һәрберсенә "борцовкалар" бүләк итәргә ышандырган. Аларның бу җиңүе өчен аның ничек шатланганын күз алдына китерәсездер инде.

Ярышларыбыз тора-тора үз географиясен киңәйтә бара. Аның алдагыларына Сабадан, Теләчедән, Мамадыштан килгән булсалар, бу юлы ярышларыбызга Кукмарадан, Арчадан, Малмыждан бер төркем татар малайлары килгән иде. Әле Мари Иленнән дә көткән идек, көрәшчеләрне. Аларның килмәвенә һава торышының начар булуы сәбәпче булды. Хәер, килгән кунакларыбызга Балтачны күреп китү өчен бер сәбәп чыкса, безнең көрәшчеләребез өчен үз көчләрен сынап карау өчен менә дигән ярыш булды бу. Бернинди травмасыз, матур узып китте ярышлар. Моның шулай үтүенә, хәтта горурланып та куйдылар, ярышларның баш хөкемдары Ринат Борһанов белән федерация рәисе Фәрит Әхмәдиев.
Әйе, чын мәгьнәсендә үз югарылыгында уза шул бездә көрәш ярышлары. Кайсы спортта бара әле ул кадәр ярыш һәм иң мөһиме - аларның барысы да иганәчеләр хисабына уза. Моңа хәтта көнләшеп караучылар да юк түгел. Үз эшен бер системага салып, бер проблемасыз алып барган көрәш федерациясеннән үрнәк алырга кирәк инде, минемчә, башка федерацияләргә. Килгән кунакларыбыз да соклануларын белдермичә кала алмадылар. «Рәхмәттән башка сүз юк, сезгә», - диделәр алар бертавыштан. Районыбызның дәрәҗәле җитәкчеләре - район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәгариф идарәсе, федерация җитәкчеләренең чыгышларыннан соң ук башланып киткән ярышлар әйләнеш системасы белән кичкә кадәр дәавам итте. Берәүләргә җиңелү ачысын татырга туры килсә, икенчеләренә җиңүләре белән шатланырга туры килде. Бу ярышлар Алабугада «Татарстан яшьләре» газетасы призына узучы ярышларга сайлап алу ярышлары булганлыктан, күпләргә хәйран гына көч түгәргә дә туры килде. Ни әйтсәң дә алда бик дәрәҗәле ярыш шул. Әнә шулай, абыйлары - танылган спорт осталары узган данлы көрәш юлын аларга да узарга туры киләчәк.
Инде ярышларның җиңүчеләренә кире кайтыйк. Әйткәнемчә, беренчелек Смәел малайларында булса, икенче урынга Яңгул, өченчегә Чепья көрәшчеләре чыкты.
Шушы көннәрдә генә 50 яшьлек юбилеен билгеләп узган РСФСРның спорт остасы Сәйдәш Мәгьсүмов үз бүләген Чепьядан Илназ Мөхәммәтгалиевка тапшырды.
Ә җиңүчеләребез түбәндәгеләр:
40 кг. кадәр: 1. Руфин Афанасьев /Чепья/, 2. Әлфис Мәннанов /Арча/, 3. Кәрим Ногманов /Пыжмара/;
45 кг.кадәр: 1. Илгизәр Галимуллин /Смәел/, 2. Фәнис Нигамадянов /Малмыж/, 3. Тимур Зайцев /Яңгул/;
50 кг. кадәр: 1.Айзат Гәрәев /Балтач/, 2. Рифнур Хәбибуллин /Яңгул/, 3. Аяз Зиннәтуллин /Смәел/;
55 кг.кадәр: 1. Инсаф Корбангалиев /Арча/, 2. Илшат Низамиев /Смәел/, 3. Рәниф Камалов /Чепья/;
60 кг.кадәр: 1. Ислам Галимов /Арбор/, 2. Илшат Яруллин /Кукмара/, 3. Илгизәр Габделбәров /Смәел/;
65 кг. кадәр: 1. Айрат Габидуллин /Кенәбаш/, 2. Илнар Фазылҗанов /Чепья/, 3. Рүзәл Сабирҗанов /Кукмара/;
70 кг. кадәр: 1. Илназ Минмуллин /Чепья/, 2. Фәннур Әһлиуллин /Смәел/, 3. Рәмзил Гыйләҗиев /Арча/;
75 кг.кадәр: Илнар Муллахмәтов /Яңгул/, 2. Фәнгиз Мәннапов /Арча/, 3. Нияз Шәфыйков /Арча/;
80 кг.кадәр: 1. Раил Сәләхетдинов /Кукмара/, 2. Динар Гайнетдинов /Арча/, 3. Илсаф Рәфыйков /Яңгул/;
85 кг.кадәр: 1. Фаяз Зарипов /Арча/, 2. Данил Нәбиев /Яңгул/, 3. Айнур Ганиев /Норма/;
85 кг.нан югары үлчәүдә: 1. Дмитрий Иванов /Кукмара/, 2. Дилүс Сабиров /Салавыч/, 3. Газинур Шиһабиев /Кукмара/.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250