Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөзү белән шөгыльләнүче балалар сезонны япты (+фоторепортаж)

Балтачның булачак йөзүче-спортчылары җәйгә бассейнда күнекмәләр сезоны ябылуны билгеләп узды.

"Дулкын" бассейнына йөзү күнекмәләренә шөгыльләнергә йөрүче балалар җәйге ялга туктады. Тренерлары Андрей Валентинович инициативасы белән ялга туктауны балалар әти-әниләре белән берлектә табигатькә чыгып билгеләп уздылар. Рәхәтләнеп күңел ачтылар, үзара көч сынаштылар.

Ата-аналар әлеге чараны оештыручы, балалрының яраткан тренеры Андрей Валентиновичка һәм бәйрәмне оештыруга ярдәм иткән Рөстәм Рафисович, Фердинант Шәрифҗановичларга олы рәхмәтен җиткерәләр.

Бәйрәм спорт уеннары, күңел ачулар белән үрелеп барып тренер абыйлары әзерләгән шашлыктан авыз итү белән тәмамланды. Балалар, алардан бигрәк ата-аналары әлеге чарадан бик кәнәгать калдылар.

Фото: Андрей Степанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзү пикник