70 тулганда да акыл кермәсә...
Яз көне Балтач бистәсенең Алиш урамында ЮХИДИ инспекторы тарафыннан «Лада Гранта» автомобиле туктатыла
Машина йөртүченең документларын тикшергән вакытта аннан алкоголь исе сизелә, сөйләшүе дә ачык булмый, шул сәбәпле, инспектор шоферга барлык хокукларын аңлатып, ДПС автомобиленә күчеп утыруын сорый. Шоферга алкоголь кулланган булу-булмавына тикшерү өчен махсус прибор бирелә, анысы инде инспектор шикләнүләрен раслап, алкоголь барлыгын күрсәтә.
Шушы эш буенча документлар судка җибәрелгәч, шофер үзенең гаепле булмавын әйтә, махсус прибор ул өргәнче үк инде инспекторга «кирәгенчә» көйләнеп куелган булуын расларга тели, ләкин бу хакта ул нишләптер исерек килеш тотылгач әйтми, барлык беркетмәләргә дә ризалыгын белдереп кулларын да куя. Мөгаен, аннан соң инде судан коры чыгарга теләп, штрафтан качарга юл эзләгәндер.
Район җәмәгать судьясы дәлилсез әйтелгән сүзләрне исәпкә алмый, алкоголь кулланып, машина йөртергә алынган шоферга карата 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм 45 мең сум штраф түләргә дигән карар чыгара.
Шушы эш белән танышканнан соң миндә бер генә сорау туды. Ни өчен кемгәдер алкоголь кулланган килеш рульдә йөрергә рөхсәт ителергә тиеш соң? Кәеф-сафа коргансың икән, утырма руль артына. Үзеңнең гомерең жәл булмаса, кемнеңдер газиз гомерен куркыныч астына куйма! 70 яшенә якынлашып килүче олы яшьтәге кеше өчен бу сүзләр бигрәк тә инде таныш булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев