Бер тырмага ике басу
Суд залыннан

Бер тырмага ике басу

Судта шофер гаебен таный

Районыбызның бер авылында яшәүче 1971 елгы ир-ат алкоголь кулланган килеш машина белән идарә иткәне өчен 2024 елда машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Аңа ул вакытта суд тарафыннан 30 мең сум штраф һәм бер ел да сигез айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә дигән карар чыгарылган була.

Кабат мондый хокук бозу булган очракта, җинаять эше ачыласы һәм автомобиль конфискацияләнәсен белә торып, әлеге шофер 31 май көнне алкогольле эчемлек кулланган килеш көндезге сәгать 3тә Карадуган авылына юл тота. Юлда аны ЮХИДИ инспекторы туктатып, документларын тикшерә. Шоферның алкоголь кулланган булуыннан шикләнеп, аның барлык хокуклары аңлатылып, алкотекторга өрергә кушыла, соңгысы шоферның исерек булуын раслый, күрсәткеч 0,927 мг/л була.

Судта шофер гаебен таный. Ләкин, бу инде аңа ничектер ярдәм итә дип әйтеп булмый. РФнең Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә шофер гаепле дип табыла. Судья аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгели, шулай ук ул 1 ел да 10 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә һәм исерек килеш идарә иткән «Шевроле Нива» машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнә. Бер тырмага ике басу акыл булырмы икән бу райондашыбызга?


исерек шофер

Нет комментариев