Иренә беркетмә төзелә – алкоголь кулланган килеш машина белән идарә иткән өчен, ә хатынга беркетмә төзелә – исерек кешегә машинаны идарә итәргә биргән өчен
29 июнь көнне районыбызның бер авылында яшәүче гаилә Дорга бәйрәменә бара. Бәйрәм бәйрәмчә булсын диптер инде гаилә башлыгы алкоголь дә куллана. Кайтканда руль артына хатын утырып, юлга кузгалалар. Ләкин, басу юлында машина батып, руль артына ире утыра һәм бу иң зур хата була.
Автомобильне ЮХИДИ инспекторлары туктатканда да аның белән алкоголь кулланган ир-ат идарә иткән була. Әлеге «Киа Рио» автомобиле хатын исемендә булу сәбәпле, бу очракта беркетмә икесенә дә төзелеп, икесе дә 45 мең сум күләмендә штрафка тартылып, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителәләр.
Иренә беркетмә төзелә – алкоголь кулланган килеш машина белән идарә иткән өчен, ә хатынга беркетмә төзелә – исерек кешегә машинаны идарә итәргә биргән өчен. Нәтиҗә бер – Дорга бәйрәменә бару әлеге гаиләгә 90 мең сумга төшә.
Нет комментариев