Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Суд залыннан

Гаеп тану штрафтан коткармый

1985 елгы ир-ат 23 апрель көнне спиртлы эчемлекләр кулланган соң бистә урамына юл тота

Кукмара районының бер авылында туып үскән, бүгенге көндә районыбыз бистәсенә якын урнашкан авылларның берсендә яшәүче 1985 елгы ир-ат 23 апрель көнне спиртлы эчемлекләр кулланган соң бистә урамына юл тота. Гаиләле, тәрбиясендә өч баласы булган бу ир-ат ул вакытта әлеге батырлыгының нәтиҗәсен уйламагандыр күрәсең, тик ерак китәргә туры килми, аны ЮХИДИ инспекторы туктата.

Инспектор шоферның алкоголь кулланган булуын сизеп, аның барлык хокукларын аңлатып, ДПС автомобиленә утырырга чакыра, махсус прибор белән тикшерәчәген әйтә. Шофер каршы килми, алкоголь кулланган булуын инкарь итми, судта да ул үз гаебен таный, башка алай итеп машина белән идарә итмәячәген әйтә.

Район җәмәгать судьясы шоферны РФ Кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлешенә нигезләнеп, гаепле дип таба һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер