Иртән чәй урынына аракымы?
Закон үз көченә керде
Агымдагы елның март ахырында Балтач бистәсенең Ялтра урамында хәрәкәт итүче «Лада Гранта» машинасының барышы шул урам аша үткән ЮХИДИ хезмәткәрләренә сәер тоела: машина бер кызулый, бер әкрен бара, юлдан да туры гына хәрәкәт итми.
Сәер машинаны юл инспекторлары туктаталар. Машинаны туктатып йөртү таныклыгын сораганда руль артына утырган шоферның исерек икәне күзгә ташлана. Сөйләшү авырдан, авыздан аракы исе килә... Гадәттә, мондый очракта туктатылган шоферлар, мин эчмәдем, дип аклана башлыйлар. Бу очракта киресенчә: — әйе, эчкән идем, махсус приборга өрмим, хастаханәгә бармыйм, төзелгән беркетмә белән мин риза, дип рәсми кәгазьләргә имзаларын куя.
Төзелгән беркетмәләр нигезендә һәм әлеге хәлнең шаһитлары сүзләреннән чыгып, бу мәсьәләне бар яклап тикшергәннән соң Балтач җәмәгать суды карар чыгарды: Балтач бистәсендә яшәүче Х. ны Россия Федерациясенең административ Кодексының 12.26 матддәсенең беренче өлеше буенча гаепле дип тапты һәм аны 1 елда 6 ай транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итте һәм дәүләт файдасына 45 мең сум штраф түләргә карар чыгарды.
Закон үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев