Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Исерек шоферга җәза бирелгән

Суд, бу мәсьәләне бар яклап тикшергәннән һәм катнашучылардан сорау алганнан соң, машина йөртүченең Россия Федерациясенең административ Кодексының 12.26 матдәсенең беренче өлеше буенча гаепле дип тапты

Яңгул авылы Школьная урамы янында тотылган исерек шофер белән булган вакыйганың тарихы озын.

2025 елны тәмамлаганда, 28 декабрьнең төе уртасында Яңгул урамында текә “БМВ 520” маркалы чит ил машинасы йөртүчесе туктатыла. Документларны тикшергәндә шоферның   алкоголь кулланган сизелә. Махсус приборга өрү турында тәкъдим ителгәч, егетнең башы бөтенләй китә, ул полиция хезмәткәрләренә теләсә-нәрсә әйтә, тынычландырырга тырышканда аларга каршылык күрсәтә. Нәтиҗәдә, аңа махсус средство кулланырга (газ) мәҗбүр булалар.

Шушыннан соң ул Балтач үзәк хастаханәсенә тикшеренүгә барырга риза була, бу турыда беркетмә төзелә. Әмма, хастаханәгә килүгә, егетнең фикерләве үзгәрә. Иң элеке аңа хастаханәдә күзенә дару салалар, ярдәм күрсәтәләр, аннан соң лаборатор тикшеренү үтәргә тәкъдим итәләр. Бу тәкъдим берничә тапкыр кабатлана, ул кабат-кабат баш тарта. Аның бу кыланмышлары видеога төшерелеп барыла.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тиешле барлык рәсми кагәзъләр тутырылып, җәмәгать судына юллана. Судта аның мәнфәгатьләрен адвокат та яклый. Хастаханәдә җавапка тартылучы, мин тикшеренү үтмим, дип каршы килмәдем, ЮХИДИ хезмәткәрләре беркетмәне дөрес төземәделәр, дип судны ышандырырга тырыша. Әмма аның бу сүзләрен ул вакыттагы вакыйгалар эчендә кайнаган медицина хезмәткәрләре бертавыштан кире кага.

Суд, бу мәсьәләне бар яклап тикшергәннән һәм катнашучылардан сорау алганнан соң, машина йөртүченең Россия Федерациясенең административ Кодексының 12.26 матдәсенең беренче өлеше буенча гаепле дип тапты һәм аны 1 елда 6 ай транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итте һәм дәүләт файдасына 45 мең сум штраф түләргә карар чыгарды.

Алданрак, бу машина йөртүчегә полиция хезмәткәрләренә үз вазифаларын үтәргә комачаулык иткән һәм каршылык күрсәткән өчен шул төнне  Россия Федерациясенең административ Кодексының 19.3 матдәсенең 1 өлеше нигезендә беркетмә төзелә һәм шуның нигезендә ул 3000 сум штрафка тартыла, бу җәза инкаръ ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер суд