Исерек шоферның машинасы конфискацияләнде
Суд залыннан

Исерек шоферның машинасы конфискацияләнде

Юл-транспорт һәлакәте булган урынга килгән инспекторлар әлеге шоферга алкотекторга өрергә кушалар, ләкин ул риза булмый

Агымдагы елның 12 маенда 1984 елгы шофер алкогольле эчемлек кулланган килеш автомобиль белән идарә иткән өчен суд каршына баса, суд тарафыннан аңа 45 мең сум штраф түләргә һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә дигән карар чыгарыла. Ләкин, 25 июль көнне әлеге ир-ат янәдән исерек килеш автомобиленә утырып, чыгып китә һәм икенче бер машинага килеп бәрелә, нәтиҗәдә үзенеке белән бергә өч машина зыян күрә.

Юл-транспорт һәлакәте булган урынга килгән инспекторлар әлеге шоферга алкотекторга өрергә кушалар, ләкин ул риза булмый. Аннан район үзәк хастаханәсенә барып тикшеренү үткәрергә тәкъдим итәләр, бу юлы да шофер ризалык бирми.

Судта ул гаебен таный. РФнең Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 өлеше нигезендә шофер гаепле дип табыла. Судья аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгели, шулай ук ул 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм исерек килеш идарә иткән «Kia Ge Magentis» машинасын дәүләт файдасына конфискацияли.


суд залыннан

Нет комментариев