Кичтән кулланган алкоголь харап итә
Шофер үз гаебен таный һәм бу судта аның файдасына була
13 июль көнне иртәнге сәгатьләрдә ЮХИДИ инспекторы Салавыч авылында «Лада Гранта» автомобилен туктата. Шоферның документларын тикшергән вакытта инспектор аның алкоголь кулланган булуын сизеп, ДПС машинасына күчеп утыруын сорый, аның барлык хокукларын да аңлата. Шофер алдагы көнне кичтән аракы эчкән булуын, иртән автомобиленә утырып эшкә чыгып китүен әйтә. Махсус прибор аның иртәнге сәгатькә дә айнып бетмәвен раслап, 0,359 м/г күрсәткечен бирә. Шофер үз гаебен таный һәм бу судта аның файдасына була.
Барлык дәлилләр белән танышканнан соң, Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да сигез айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев