Марий Эл-Чепья арасын ерак түгел барасы, тик…
Суд залыннан

Марий Эл-Чепья арасын ерак түгел барасы, тик…

Судта шофер үзенең гаебен тануын белдерә, бу адымы өчен үкенүен әйтә

Күрше Марий Эл республикасыннан Балтачка килү 2003 елгы шофер егет өчен ЮХИДИ инспекторлары белән очрашу белән тәмамлана. 2 август төнендә Чепья авылында инспекторлар «ВАЗ 21124» маркалы автомобилне туктаталар. Шоферны алкотектор белән тишермичә дә, шәп кенә исерек булуы күренеп тора. Ләкин ЮХИДИ инспекторы шоферга аның барлык хокукларын аңлатып, алкотекторга өрергә куша. Прибор шоферның алкоголь кулланган булуын раслап, 1, 586 мг/л күрсәткечен бирә.

Судта шофер үзенең гаебен тануын белдерә, бу адымы өчен үкенүен әйтә.

Әлеге эш буенча тупланган барлык документлар белән танышканнан соң, район җәмәгать судьясы РФ Кодексының 12.8 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгара.

Менә шулай, үз республикаңда исерек килеш тә тыныч кына йөри алу, безнең районда да шулай булыр дигән сүз түгел шул.


суд

Нет комментариев