Әни кешенең балаларына тотасы акчасын шундый штрафларга тотуы башка сыймаслык хәл
27 июнь көнне төнге 12 тулып 25 минутта ЮХИДИ инспекторы Кариле авылында «БОГДАН 2110» автомобилен туктата. Руль артында булган хатын-кызның документларын тикшергән вакытта аннан алкоголь исе килүен сизеп алган инспектор шоферны алкотектор ярдәмендә тикшерә. Бу тикшерү шоферның чыннан да алкоголь кулланган булуын раслый.
Дүрт балигъ булмаган баласы булган әлеге хатын-кыз судта үз гаебен таный. 26 июнь көнне кичтән 1,5 литр сыра эчүен, аннан автомобиленә утырып, өенә кайтуын әйтә.
Әлеге эш буенча тупланган барлык документлар белән танышканнан соң, район җәмәгать судьясы РФ Кодексының 12.8 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да сигез айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгара.
Әни кешенең балаларына тотасы акчасын шундый штрафларга тотуы башка сыймаслык хәл.
Нет комментариев