Район җәмәгать судьясы шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгара
14 май көнне кичке 7 тулып 50 минутта ЮХИДИ инспекторлары районыбызның бер авылында «Лада Гранта» автомобилен туктата. Шоферның документларын тикшерәләр, сөйләшкән вакытта аннан алкоголь исе килүен сизеп, шоферга бөтен хокукларын аңлатып, алкотекторга өрүен сорыйлар, прибор шоферның алкоголь кулланган булуын раслап, 0,738 мг/л күрсәткечен бирә. Шофер бу тикшерү белән килешә. Судта ул шул көнне бер литр сыра эчеп, янәдән автомобиле белән кибеткә баруын, юлда аны инспекторлар туктатуын әйтә. Гаебен таный.
Әлеге эш буенча тупланган барлык документлар белән танышканнан соң, район җәмәгать судьясы РФ Кодексының 12.8 маддәсе 1 өлешенә нигезләнеп, шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгара.
Хуҗалыкта шофер булып эшләүче әлеге яшь ир-ат уйланылмаган адымы аркасында машина йөртү хокукыннан гына түгел, ә эшеннән дә мәхрүм кала.
Нет комментариев