Хезмәт

Балтач районы

16+
ТАССРның 100 еллыгы

100 яшькә – ТАССР төзелүгә 100 ел тулу медале

«Шөкер итмәгән бер көнем дә юк»,– ди Яңгул авылында яшәүче хөрмәтле ак әбиләребезнең берсе Маһикамал апа Сафиуллина

Яңгул авылында гомер итүче Маһикамал Сафиуллинага быел апрель аенда 100 яшь тулган иде. Шул уңайдан, шушы көннәрдә, районыбызның ак әбисенә район башлыгы Рамил Нотфуллин Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән зур өлеше өчен Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу медален тапшырды.
Маһикамал апа Сафиуллина тумышы белән Иске Салавычтан. Әнисе бәби тапкач өч көннән соң үлә. Биш бала ятим кала. Әниләренең вафатына кырык көн узгач, әтиләре кабат өйләнә. 
Сугыш башлангач, Маһи-камал апа торфка да, окоп казырга да, урман кисәргә дә йөри... Ачлыкка, сагынуга түзә алмый торфтан качып кайткан өчен дүрт ай кулда да була ул, аннан Горький өлкәсенә ФЗӨгә җибәрәләр... Анда тимер юлда эшли. Сугыш беткәч, Яңа Салавыч егете Габдуллага кияүгә чыга. Өч айлык бала белән кала, ире авырып үлеп китә. 8 айдан баласы да үлә. 
1948 елда Яңгулдан Габделхакка тормышка чыга. Бик эшчән, тормыш көтәр өчен бик җайлы кеше була ул. Икесе дә колхозда эшлиләр, мал-туар асрап, тырышып, үз көчләре белән көн күрәләр, өй салалар... Алар 53 ел бик матур гомер итәләр. Берсеннән-берсе акыллы, эшчән биш бала үстерәләр. 
— Бик кадерле, бик хөрмәтле кеше мин. Төп йортта яшәүче Габделфәртем белән киленем Әминәгә аерым рәхмәт. 43 ел бергә яшибез Әминә белән. Яраткан киленем дип кенә йөртәм мин аны. Мең рәхмәт, гомер буе әниле-кызлы кебек яшәдек. Миннән соң да рәхәттә яшәсеннәр. Башка балаларым, кияү-киленнәрем, онык-оныкчыкларым да бик кадерли. 12 оныгым, 24 оныкчыгым, инде оныкчыкларымның балалары бар. Һәркайсы «әби» дип өзелеп тора.
100 яшендә дә әле сәламәт акылы, матур сөйләме, хәтере, балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыкларыннан кадер-хөрмәт күреп яшәве, үткәнендә бик күп авырлыклар, югалтулар кичерсә дә, күңел көрлеген саклавы, һәр нәрсәгә шөкер итә белүе, сабырлыгы белән Маһикамал апа һәркемне сок-ланырга мәҗбүр итә.

Автор: Гөлзидә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100 яшь