Хезмәт

Балтач районы

16+
ТАССРның 100 еллыгы

Балтач сәхнәсен "Балкыш" балкытты (+бик күп фото)

"Балкыш" фестиваленең район туры тәмамланды.

Кичә 6 тапкыр үткәрелүче "Балкыш" фестиваленең гала-концерты үтте. 12 март көнне безнекеләрне зона этабы көтә. Кукмарада узучы бәйгедә  Балтачның иң яхшы 10 номеры тәкъдим ителәчәк.

Район этабында быел 300 якын ветеран катнашкан. Бәйге дүрт зонада - Кили, Борнак, Субаш, Нөнәгәр мәдәният йортларында узган. 

- Чыгышлар елдан-ел камилләшә, репертуарлар үзгәрә. Быелгы бәйгедә безне Субаш, Арбор мәдәният йорты тәкъдим иткән чыгышлар сокландырды. Алар әзерлекле, уйланылган, бүген үк финал ярышларында чыгыш ясарлык, - дип үз бәясен бирде жюри вәкиле Нурия Галләметдинова.

Кичә исә зоналарда җиңү яулаган иң яхшы номерлар гала-концертта Балтач тамашачысына тәкъдим ителде. Биетте, җырлатты, елатты, моңландырды, уйландырды өлкәннәребез. 

-Күңел түреннән чыккан ихлас хисләр аша башкарган номерлар тамашачы күңеленә барып җитте. Бернинди фонограммасыз башкарылган җырлар, тирән эчтәлекле шигырьләр, милли биюләр республикабыздагы юбилей даталарын тулысынча ачып бирде. Рәхмәт сезгә! - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов концерт ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев