Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Әтиләргә багышланган котлаулар

Әтиләргә котлаулар

Синең барлыгыңны тоеп яшәү Бу дөньяда, әти, бик рәхәт

Кадерле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә сәламәтлек, тынычлык, борчу-мәшәкатьсез, куанычлы гомер телибез. Безнең игелекләрне күреп, оныклар сөеп, әниебез белән тигезлектә озак яшәвегезне телибез.

    Кайгы-хәсрәт юл тапмасын
    Безнең тату бердәм ояга.
    Бергә матур итеп, куанып яшик,
    Бәхет-шатлык татып дөньяда!

 
    ***

Кадерлебез! Сиңа язгы кояш нурыдай аяз көннәр, җан тынычлыгында сау-сәламәт булып, балаларыгызның куанычларына төренеп, тигезлектә озак яшәргә язсын. Мактаулы эшеңдә сабырлык, уңышлар теләп калабыз.

    Туганнарны туган итә белдең,
    Хөрмәт иттең кече-олысын.
    Сәламәтлек белән тоеп яшә
    Гаилә учагының җылысын.


    ***

Кадерле әтиебез, сине олы юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрең биреп яшәүче, балалар дип торучы кадерле әтиебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвен телибез. Һәрвакыт тугры, мәрхәмәтле булып, туганнарың өчен кайгыртып, яратып яши белүең белән үрнәк син. Әниебез белән бергә, балаларның, оныкларның кадер-хөрмәтен күреп, муллыкта, кайгы-хәсрәтсез, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын.

***

Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, ярдәмчел, горурланырлык бабай, әти һәм ир. Һәрвакыт шулай изге күңелле булып кал, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, әни белән озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

    Яратабыз әтинең без
    Корычтай нык кулларын.
    Безне үстереп кеше итү –
    Синең барлык уйларың.
    Син бит, әти, тормышның яме,
    Безгә һәрвакыт терәк.
    Сәламәт бул, озак яшә,
    Син бит безгә һәрчак кирәк.
    Әти белән тормыш ямьле,
    Әни белән түгәрәк.
    Нык итеп бергә тотышып
    Яшик әле бергәләп.

 ***

Синең барлыгыңны тоеп яшәү
Бу дөньяда, әти, бик рәхәт.
Без бәхетле җирдә син булганга,
Барысы өчен сиңа зур рәхмәт

* * *

Ир-егетнең асыл сыйфатларын
Җыйгансың син бары үзеңә.
Алып батыр төсле кыю атлап
Менәсең син гомер үренә.
Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер сиңа тумыштан.
Әлмәндәр карт төсле ахыргача
Туймый яшә, әти, тормыштан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

2

3

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты