2 яшьлек малайны ток суккан
Төрлесе

2 яшьлек малайны ток суккан

Бу коточкыч хәл Миякә районында булган

Кичә Миякә районында 2 яшьлек малайны мунчада ток суккан. Бу хакта киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

Әлеге вакытта анда белгечләр вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. Баланың әти-әнисе белән табиблар эшли.

- Әлеге вакытта ул реанимациядә бик авыр хәлдә, - диде Фәрит Гомәров, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru


фаҗига

Нет комментариев