Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

20 апрель — Пасха бәйрәме!

Районыбызда төрле милләт һәм дин вә-килләре үзара дус-тату яши һәм эшли

Хөрмәтле православие динен тотучылар! Сезне якынлашып килүче якты, изге бәйрәм — Пасха белән котлыйм.


Пасха яңарыш һәм тынычлыкны гәүдәләндерә, дус-тату яшәргә, намус белән эшләргә, ярдәмгә мохтаҗларны кайгыртырга чакыра. Иисус Христосның бөек серлелектә кабат дөньяга килүеннән миллионлаган кеше хакыйкать юлыннан баруда, тормыш авырлыкларын җиңүдә үзенә бетмәс-төкәнмәс рухи-әхлакый көч ала.
Районыбызда төрле милләт һәм дин вә-килләре үзара дус-тату яши һәм эшли. Иҗтимагый тотрык-лылыкны саклау кебек мөһим эштә, күпмилләтле халыкның иң яхшы рухи-мәдәни традицияләрен торгызуда православие динен тотучылар да үзләренең хезмәте, гаделлек, игелек, миһербанлылык үрнәге белән рухи-әхлакый нормаларны ныгыту, сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау, яшь буынны лаеклы тәрбияләү, халыклар арасында дуслыкны ныгытуда үзеннән зур өлеш кертә.
Сезгә ныклы сәла-мәтлек, хәерле гомер, шатлык, үзара аңлашу һәм мәхәббәт, барлык өмет-ыша-нычларыгызның, күркәм башлангыч-ларыгызның чынга ашуын, тынычлык һәм иминлек телим. Өегез һәр көнне бәхет, ямь, җылылык һәм сөенеч белән тулсын. Бер-берегезгә игътибар һәм кайгырту, мәхәббәт һәм тугрылык бүләк итегез. Изге Пасха бәйрәме белән сезне, хөрмәтле православие динен тотучылар!


Рамил Нотфуллин, 
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев