Хөрмәтле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм!
Көннән-көн техника арткан, яше дә, карты да руль артына утырган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме – сез һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйсыз. Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен көчегезне кызганмыйсыз.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, имин көннәр, бәхет-шатлык телим.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев