5 ноябрьдә яңгырлар, юеш кар һәм буран көтелә
Төрлесе

5 ноябрьдә яңгырлар, юеш кар һәм буран көтелә

Көн дәвамында болытлы булачак

5 ноябрьдә, Татарстанда уртача яңгыр һәм юеш кар көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы буран булуы ихтимал, һава температурасы плюс 4 градустан югары күтәрелмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көн дәвамында болытлы булачак, төнлә урыны белән томан булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы минус 2 дән плюс 2 градуска кадәр, көндез 0 дән плюс 4 градуска кадәр булачак.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш җилләре 6-11 м/с тизлек белән исәчәк, урыны-урыны белән тизлек 14 м/с ка җитәчәк.юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.

Вести Татарстан


Нет комментариев