Көтмәгәндә ишегебезне кайгы җиле шакыды. 15 октябрь көнне Казанда яшәүче кызыбыз Айгөл әти-әнисен, апаларын, абыйларын, ирен, кызын калдырып мәңгелеккә арабыздан китеп барды.
Аңа 38 яшь туласы иде. Иңнәребезгә төшкән авыр кайгыларны җиңеләйтергә, Айгөлебезне озатырга хөрмәт итеп килгән һәм дә матди ярдәм күрсәткән өчен Түнтәр урта мәктәбе коллективына, «Дуслык» җәмгыятенең бухгалтерия коллективына, сыйныфташларына, якыннарыбызга, дусларыбызга, барлык авылдашларыбызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Ишекләрегезне кайгы җиле какмасын, ачы күз яшьләрегез түгелмәсен. Исәнлек-саулык, озын гомерләр бирсен Ходай һәммәгезгә дә. Кызыбыз да тыныч йокласын, һәрчак догада булырбыз.
Якуповлар, Сафиуллиннар, Гыймадетдиновлар, Биряковлар, Павловлар гаиләләре.
Түнтәр авылы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев