Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Әфганчы-интернационалистлар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасыннан видео-ролик

Әфганстан җиреннән исән-сау кайткан райондашларыбыз күңелендә Әфган сугышы, Әфган җиле мәңгегә сакланып калган.

Әфган сугышы 1979 елның 24 декабрендә Советлар Союзының Әфганстанга гаскәр кертүе белән башланып китә. Ул 9 ел 1 ай һәм 19 көн — 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә.

Ун елга якын барган сугышта безнең районнан 185 кеше катнаша. Ике райондашыбыз — Тәлгать Гыйлванов белән Рөстәм Гарифуллинның яшь гомерләре шунда өзелә. Сугыштан исән-сау калып туган якларына әйләнеп кайтканнарның да күпмесе мәрхүм инде. Аларны искә алуыбыз рухларын шат кылсын. Әфганстан җиреннән исән-сау кайткан райондашларыбыз күңелендә Әфган сугышы, Әфган җиле мәңгегә сакланып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев