Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Акчага гына корылган тормыш нинди булыр ул?

Камил, инспектор белән үзара килешеп буласына ышанып, 2 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим итте

Хәзерге вакытта мин укучы булсам да, төрле чыганаклардан ришвәт турында ишеткәнем бар. Мин ришвәтнең нәрсә икәне турында әниемнән кызыксынып сорадым. Ул миңа ришвәтнең законсыз рәвештә акча үзләштерү икәнлеген аңлатты. Мин бик гаҗәпләндем! Ничек инде кешеләр шундый адым ясый ала?!

Мин үземнең танышларымнан: «Сез ришвәт турында нинди фикердә?» — дип сорарга булдым. Бөтенесе дә ришвәт дөрес әйбер түгел дигән фикердә. Ничек инде шундый юллар белән килгән «пычрак» акчаларны сөенеп кулланып була икән? Ришвәтчелекне ничек җиңеп була соң? Кешеләр кайчан чис-та намус белән яши башларлар икән? Акчага гына корылган тормыш нинди булыр ул? Кешеләр үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, ничек шундый юлга баралар икән?

Уйлап карасаң, без нинди рәхәт, мул тормышта яшибез. Өйләребез якты һәм җылы, тамагыбыз тук, уңайлы машиналарда йөрибез, матур киенәбез, күңелебез тыныч. Адәм баласына җан тынычлыгыннан да мөһимрәк әйбер юк дип уйлыйм мин. Менә бер мисал. Камил эшкә бик ашыга иде. Ул, иртән торып җыенып, машинага утырып китте. Эшкә барып җитәм дигәндә, аны юл хәрәкәте инспекторлары туктатып, зур тизлектә барган өчен, 5 мең сум штраф түлисе икәнен әйттеләр. Камил, инспектор белән үзара килешеп буласына ышанып, 2 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим итте. Ә инспектор гадел кеше булып чыкты. Ул әлеге «җиңел акчага» ризалашмады. Чөнки ул намусның акчага сатылмавын белә торган кеше булган. Әгәр дә инспектор бу очракта акчага сатылган булса, Камил ишеләрнең киләчәк язмышы бик аянычлы булырга мөмкин бит. Икенче юлы ришвәт белән котылмаслык гамәлләр кылынуы да мөмкин!

Ришвәтчелек белән көрәш — бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ришвәтчелеккә каршы барыбыз да бергә эш алып барсак кына, бу проблемага чик куелыр иде дип уйлыйм. Бу эшне һәрберебез үзеннән башларга тиеш. Киләчәк үзебезнең кулларда. Әгәр дә без ришвәтчелеккә каршы көрәшне бүгеннән башламасак, киләчәгебез якты, ышанычлы була алырмы? Уйланыйк һәм дөрес нәтиҗәләр ясыйк!

Илзия Закирова,
Балтач гимназиясенең 6 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев