Арбаны кыштан әзерлик
Төрлесе

Арбаны кыштан әзерлик

Көннәр берсе артыннан берсе үтә тора. Зарыгып көткән кыш әле генә башланган кебек иде, көннәр инде язга таба баралар. Исән булсак, җәе дә килеп җитәр. Балалар җәйге ял вакытларын файдалы, онытылмаслык итеп уздырсыннар дисәк, моӊа хәзер барлык мөмкинлекләр бар.

Татарстан фән һәм мәгариф Министрлыгы балаларга җәйге чорда төрле юнәлешле лагерьларда ял итүне тәкъдим итә.

1. Анапа шәһәре, "Приазовец" балалар ял итү лагеры, 1 сменага 120 кешелек урыны бар, балалар оешмаларыныӊ лидерлары өчен, һәр районнан 2-3 бала
2. Кырым, "Алькадар" балалар ял итү лагеры, 1 сменага 280 кешелек урыны бар, 21 көн
3. «Мирас», «Татарстан варислар союзы», һәр районнан 3 бала.
4. «Спортсменнар» сменасы, һәр районнан 2шәр бала.

Бу ял лагерьларына балалар 18 яшькә кадәр кабул ителәләр. Бару, кайту һәм взнос якынча 26 000 - 28 000 сум тәшкил итә.

Бу мәсьәлә буенча Балтач район мәгариф идарәсенә, Гаязова Резеда Сәляхиевнага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел. 2-52- 75


250

Нет комментариев