Төрлесе

Арборда «Йомырка бәйрәме»

Бәхетебезгә күрә, соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына игътибар артты, аларны халыкка кайтару буенча чаралар күрелә башлады.

Быел авылыбыз Арборда да бик күркәм традиция - Сабантуй көнне йомырка җыю үткәрелде. Шушындый чара буласын алдан ук ишеткән авыл халкы иртәнге алты тулганчы ук ишек төбенә матур итеп кызартылган йомырка, тәм-томнар чыгарып куйды. Ә балалар исә, өйдән-өйгә кереп, хуҗаларга изге теләкләр тели-тели, аларны җыйды. «Йомырка бәйрәме» балаларның да, өлкәннәрнең дә күңелләренә хуш килде.
Инде бу күренеш гадәткә керсен һәм чәчелгән игеннәрдән мул уңыш алырга язсын дип кенә телисе кала.

250

Нет комментариев