Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Төрлесе

Атна ахырына кадәр Татарстанда аномаль салкын һәм яңгырлы һава торышы урнашачак

Ял көннәрендә уртача тәүлеклек температура нормадан 8-9 градуска түбән булачак

14 августта төнлә урыны белән, ә көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгырлар көтелә. Көндез шулай ук җил 15-17 м/с ка кадәр көчәячәк. һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында — 6-11 градус, ә якты вакытта 12-17 градус булачак.

15 һәм 16 августта, республикада аномаль салкын һава торышы сакланачак, уртача тәүлеклек температура нормадан 8-9 градуска түбән булачак. Вакыт-вакыт яңгырлар явар. Төнлә термометр баганалары +5, +10 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез алар +10, +16 градустан югары күтәрелмәячәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 17 һәм 18 августта, урыны белән Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар ява башлаячак, әмма температура фоннары акрынлап күтәрелә башлаячак. Икенче атнада беренче көнне һава тәүлекнең якты вакытында +14, +19 градуска кадәр җылыначак, ә икенче көнне инде +20, +25 градуска кадәр.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев