Гимназиянең 2 “б” сыйныфы укучылары бу ялларда Муса Җәлил музеена сәяхәт кылды.
Иң җәлеп иткәне шул булган ахырысы...
Гимназиянең 2 “б” сыйныфы укучылары бу ялларда Муса Җәлил музеена сәяхәт кылды. Музейдагы экспонатларның күплегенә балалар таң калган, музейга инде икенче мәртәбә баручы кызым да:”Әни, синең белән генә аерым бер барырбыз әле, тагын бөтен нәрсәне дә күреп бетереп булмады инде ”, ди. Малайларны биредә автоматлар сокландырган, иң җәлеп иткән шул булгандыр, ахырысы, кулларына тоткач, йөзләрендәге балкышны күрсәгез!..
Нет комментариев