Азат Абитов: "Гөлсирин белән киңәшләштек тә..."
Төрлесе

Азат Абитов: "Гөлсирин белән киңәшләштек тә..."

“Башта бик курыктым, ләкин мин моны бик озак көттем, күптәннән хыялландым".

Азат күзләренә коррекция ясатырга Әлмәткә барган. “Башта бик курыктым, ләкин мин моны бик озак көттем, күптәннән хыялландым. Гөлсирин белән киңәшләштек тә, ясатырга кирәк дигән фикергә килдек. Ни өчен Әлмәттә? Бервакыт концерт белән Әлмәткә килгәч, табиб Рамил Рөстәмович белән таныштым. Шуңа күрә операцияне нәкъ менә биредә ясаттым. Аллаһка шөкер, операция уңышлы узды, бер дә авыртмады”, - ди Азат. 

Чыганак


Нет комментариев