Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Азнакай районында нефть үткәргеч өзелү аркасында туфрак пычранган

Зыян күргәнн территориянең мәйданы 74 квадрат метр тәшкил итә.

Татарстанның Азнакай районында авыл хуҗалыгы җирләрендә нефть продуктлары агып төшүен ачыкладылар, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорның республика буенча идарәсендә.

Инцидент 2026 елның 4 апрелендә Асеевка авыл җирлеге чикләрендә 16:02:200103:1102 кадастр номерлы участокта булган. Туфракның сөрү катламы Шашин исемендәге «Татнефть» җәмгыяте хезмәт күрсәтә торган торба үткәргеч өзелү аркасында пычранган. 

Бозылган территориянең мәйданы 74 квадрат метр тәшкил итә. Җирне рекультивацияләү үткәрелмәгән. Инспекторлар пычрану дәрәҗәсен билгеләү өчен туфрак үрнәкләрен алдылар. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча туфракка табигый объект буларак китерелгән зыян бәяләнәчәк, ә гаеплеләрне җаваплылыкка тартачаклар.

Казань КП

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев