Балтач районы Нөнәгәр авылында көрәшчеләргә 125әр меңлек ике скутер әзерләгәннәр
Матур, гадел, чын татар көрәше күрсәтергә әзер булган көрәшчеләрне «Авыл көне»нә көтеп калабыз
12 июль көнне 12. 00 сәгатьтә Нөнәгәр авылы янартылган мәйданында «Авыл көне» башлана.
Көрәш түбәндәге авырлыклар буенча узачак.
❗Балалар көрәше:
— балалар бакчасына йөрүчеләр (7 яшькә кадәр) 30 кг кадәр.
— 50 кг га кадәр (2012 елдан һәм яшьрәкләр)
— 65 кг кадәр (2010 елдан һәм яшьрәкләр)
‼Яшүсмерләр көрәше (2007 елга кадәр):
— 60 кг га кадәр
— 70 кг га кадәр
— 70 кг нан югары;
❗Зурлар көрәше:
— 75 кг га кадәр
— 75-110кг авырлыкта көрәш.
Зурлар көрәшендәге ике авырлыкта да җиңгән батырларга Скутер Jilang Танк 180 бүләк ителәчәк.
Матур, гадел, чын татар көрәше күрсәтергә әзер булган көрәшчеләрне "Авыл көне"нә көтеп калабыз.
Росприроднадзор җитәкчесе — Балтач якташлык җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев