Төрлесе

Балтач алдынгыларын зурлады

20нче февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә район үзенең авыл хуҗалыгы производствосында эшләүче алдынгыларын хөрмәтләде.

Алар өчен бәйрәм табыннары оештырылды, район тормышын чагылдырган күргәзмәләр эшләде. Зл,р сәхнәгә чакырып дистәләрчә хезмәт алдынгысына бүләкләр тапшырылды. Алдынгыларны сәхнәдә район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин бүләкләделәр. Бәйрәмгә килгән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та сәхнәгә менде, үзенең районыбызны җитәкләгән чакларын искә алып, балтачлыларның әле тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешерлек тырыш, эшчән халык булуларын искәртте һәм алдынгыларны бүләкләп китте. Бүләкләүләр концерт номерлары белән аралашып барды. Хезмәт алдынгыларына үзебезнең үзешчәннәр һәм Казаннан чакырылган артистлар берсеннән-берсе матур концерт номерлары бүләк иттеләр.

250

Нет комментариев