Ватан сакчылары һәйкәленә куеласы легендар "Урал" машинасын төзекләндерә башладылар.

Районыбыздан сугыш хәрәкәтләрендә һәм хәрби конфликтларда катнашкан егетләр Ватан сакчылары һәйкәленә үзләренең символикаларын, легендар "Катюша"ның оныгы "Урал" машинасы базасында эшләнгән "Град" (реактивная система залпового огня "Град" ) залплы реактив ут системасын урнаштырмакчылар, дип язган идек.

Шушы көннәрдә "Урал" машинасына реконструкция эшләре башланды. Егетләр эштән бушаган арада машинадагы пычракны, күгәрекләрне чистарта, иске буяуларын куптара. Егетләргә авыр хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.


Нет комментариев