Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтач ханымнары бакчаларын да үзләре дизайнлый

Заманында түтәлнең бер кырыена астра, икенче почмагына календула чәчәләр иде дә , берничә төр георгин утыртып, чәчәк үстерүче булып йөриләр иде. Хәзер исә нинди генә чәчәкләр юк, җылы якта үсә торганнарын да туган якка яраклаштырып бетерәбез бугай инде. Салкын якныкын да төбенә боз сала-сала булса да (бозны суыткычта катырып) саклыйбыз....

Заманында түтәлнең бер кырыена астра, икенче почмагына календула чәчәләр иде дә , берничә төр георгин утыртып, чәчәк үстерүче булып йөриләр иде. Хәзер исә нинди генә чәчәкләр юк, җылы якта үсә торганнарын да туган якка яраклаштырып бетерәбез бугай инде. Салкын якныкын да төбенә боз сала-сала булса да (бозны суыткычта катырып) саклыйбыз. Чәчәкләрне төрләндерә торгач, бакчаларын үз куллары белән дизайнларга өйрәнеп бетүчеләр, һәм шул сәләтләре белән акча эшләүчеләр дә бар. Шундыйларның берсе белән сөйләшеп тордык әле (реклама булмасынга исемен әйтеп булмый):

- Үзлегеңнән генә әллә ни грандиоз матурлык тудырып булмый, - ди ул. - Эшеңне камил башкару өчен барыбер махсус курслар үтеп кайту кирәк, хезмәтеңне бәяләү өчен дә бер катыргы булып тора ул. Акчаны эшнең торышына, башкарылуына карап алам. Берәүләрнең өй алларында, үзләре әйткәнчә, " могҗиза тудырдым", ул биш мең сумга төште, зур бакчаларны, мунча тирәләрен кертеп, матурласам, кыйммәткә чыга. Образлар да тудырам, интернет ярдәмендә, үзләре дә әйткәли...Чәчәкләрне бергәләп чәчкән вакыт та бар...

Әлеге хезмәт буенча махсуслашканнарны кабул итәргә була, ә менә арабызда дәүләт эшенә дә, гаилә тормышына да өлгереп, шунда ук вакыт табып, күз явын алырдай могҗизалар тудыручылар да бар. Аларга һәм аларның хезмәтләренә сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250