Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтач хуҗабикәләре колагына – гөмбә тозлау, мариналау серләре

Быел яңгырлы булгач, халык гөмбә җыю белән мәшгуль. Һәр хуҗабикә аны кышка үзенчә әзерли. Без исә сезгә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Волнушка маринадлау
Иң элек гөмбәләрне чистартып юасы. 15әр минут ике кат пешереп түгәсе. Маринад әзерлисе: 1 литр суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 1аш кашыгы тоз, 5-6 борыч, 3-4 канәфер, 2-3 лавр яфрагы салып 2 минут кайнатасы. Шуның өстенә гөмбәләрне салып 10 минут барын бергә кайнатасы. Ябар алдыннан 1 литрлы банкага 1әр калак аш серкәсе салып стерильләштерелгән банкаларга каплап куясы.
Гөмбә тозлау
Ак гөмбәне (яки гөреҗдә, кызыл гөмбәне) салкын суда яхшылап юып, пычракларыннан, чүп-чардан чистартканнан соң, 20-30 минут аз гына тозлырак суда кайнатып алырга кирәк. Аннан тагын бер кат салкын суда юарга һәм эре тишекле тукымага салып, асып куярга (моны бик җайлап, гөмбәләрне ватмый гына эшләргә кирәк). Аннан әзерләгән савыт төбенә карлыган, керән, имән яфраклары, сарымсак, укроп орлыклары салып, гөмбәләрне (1 кг.га 45-50 г тоз хисабыннан) тоз сөртеп, эшләпәләре белән аска каратып, тезә башлыйбыз. 10 см тезгәннән соң кул белән тыгызлап, өстенә тагын югарыда күрсәтелгән тәмләткечләрне тезәбез.
Һәм бу эш савытыгыз тулганчы кабатлана. Аннан өстенә бик авыр йөк утыртып куябыз. Гөмбәләр бер-ике көннән бөтенләй су белән капланыр, бу бик әйбәт. Йөк тимердән йә башка берәр су белән реакциягә керә торган материалдан булырга тиеш түгел. Мондый очракта аны йә пакетка салып, йә берәр савыт эченә урнаштырып утыртырга кирәк. Ә инде гөмбәне тозлаячак савытка килгәндә, ул пыяла, эмаль булырга мөмкин. Агач тәпәннәр дә булса, бигрәк тә шәп. Пыяла банкаларны стерильләштерергә, ә эмаль савытларның эчендә тимере күренеп тора торган бәрелгән-сугылган җирләре булмаска тиеш. Бу ысул белән тозлаганда гөмбә бер атнадан әзер була һәм ел буена саклана.
Томат соусында гөмбә салаты
600 г ак гөмбә, 400 г томат пастасы, 50 мл үсемлек мае, 0,5 аш кашыгы тоз, 200 г шикәр комы, 1 чәй кашыгы аш серкәсе, лавр яфрагы, канәфер. Ак гөмбәләрне яхшылап юарга, турап, үсемлек мае өстәп яки үз согында пешереп алырга. Шуңа томат, тоз, шикәр комы кушарга. Бераздан аш серкәсе өстәргә. 1 литрлы банкаларга тутырып, 80-90 минут чамасы сулы ваннада стерильләштерергә.
Фото: russianfood.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250