1 Май бәйрәме алдыннан Балтач урта мәктәбе укучылары яңа конкурс игълан итте.
Хәтерләсәгез, "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана" бәйгесендә Балтач мәктәбе картиналарны җанландырып тамашачыларны шаккатырган иде. Картиналар янәшәсендә укучыларның шундый ук киемнәрдән, шул ук образда басып торуларын күреп сокланган идек.
1 май – хезмәт һәм тынычлык бәйрәме якынлашкан көннәрдә «Йолдызлар» идарәсе активистлары әлеге матур гадәтне дәвам итеп, «Картинаны җанландыр»дигән конкурска старт бирде. Укучылар бәйрәмгә багышланган картиналарга җан өрәчәк.
Фото: автор
Нет комментариев