14 август көнне Балтач урта мәктәбендә бик күләмле һәм дә файдалы эш башкарылды. Укучылар җәй буе туплаган дару үләннәрен тапшырдылар.
"Көннең яңгырлы булуына да карамастан, бөтен әти-әниләр дә вакытында килделәр. Бөтен төр дару үләннәрен җыючы да, күп итеп туплаучылар да бар. Барлык әти-әниләргә һәм укучыларга зур рәхмәтебезне ирештерәбез. Иң активларга грамоталар тапшырачакбыз", дип белдерде директор урынбасары Руфия Адгамовна.
Нет комментариев