Өлкәннәр декадасы кысаларында, 20 сентябрьдән алып 3 октябрьгә кадәр, "Без бергә" конкурсы оештырыла.
Әлеге конкурсның төп максаты - "Вконтакте", "WatsApp", "Одноклассники", Инстаграм челтәрләрендә туризм, аш-су, спорт кебек төрле юнәлешләрнең берсе буенча төркем булдырып, шунда күбрәк дуслар туплау.
Конкурс нәтиҗәләре 5 октябрь көнне билгеле булачак. Иң актив өлкәнебезне истәлек бүләге көтә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен 2-43-78 телефон номерына шалтырата аласыз.
Нет комментариев