Төрлесе

Балтач районы иҗтимагый Совет утырышы

20 март көнне район Советының кече утырышлар залында Балтач район иҗтимагый Советының чираттагы утырышы булды.

Утырышта районда ветераннарның торак хәлен яхшырту Программасының үтәлеше каралды. Бу көн тәртибе буенча район социаль ярдәм күрсәү бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм коммуналь-торак мәсьәләләр буенча бүлек мөдире Илфат Сәгъдиев информацияләре тыңланды, тәкъдимнәр әйтелде. Районда тәрбияләүгә авыр бирелүче, начар гаилә шартларында яшәүче балалар белән алып барылган эшчәнлек турында район балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау комиссиясенең сәркәтибе Алсу Мифтахова һәм район башкарма комитеты баш белгече Миннәзия Габделхакова чыгыш ясады. Комиссиянең II кварталга эш планы расланды.

Фото: http://dumrt.ru/tt/node/3915


250

Нет комментариев