Балтач үзәгендә асфальт кая кадәр салына
Төрлесе

Балтач үзәгендә асфальт кая кадәр салына

Балтач үзәгендә юлар төзекләнә, асфальт түшәлә.

Күреп торганыгызча, бу арада бистә үзәгендә кызу урак өсте, Ленин урамын төзекләндерәләр. Төзелеш эшләрен үзебезнең "МДСУ-1" егетләре башкара.
"МДСУ-1" оешмасы каршында зур торба салынып, бүгенге көндә Төзүчеләр урамыннан автовокзалга кадәр юлга асфальт түшәлә.
Төзекләндерү эшләре әле моның белән генә төгәлләнми, асфальт район үзәк хастаханәсенә кадәр салыначак. Бу уңайсызлыклар бары вакытлыча гына, шуңа да төзелеш эшләре вакытында юл билгеләренә игътибар итүегез сорала.

250

Нет комментариев