Юл кырыйларындагы посадкалардагы чүп арасыннан гөмбәләр күренми дә.
Яңгырлар күп яугач, гөмбәләр дә баш калкыта башлады. Халык бик күпләп йөри башлады. Беркөнне үзем дә кәрзиннәремне алып, район үзәк хастаханәсе белән Кече лызи авылы арасындагы олы юл буендагы каенлык посадкасына гөмбә җыярга дип бардым. Ә мине ни хикмәт гөмбә түгел, пласстмасса һәм пыяла шешәләр, симәнкә каплары каршы алды. Алар арасыннан гөмбәләрне чак таптым. Әле үзебез күкрәк кагып мактанабыз тагын, янәсе, Балтачыбыз ал да, гөл.
Нет комментариев