Гөлнара Фәрхетдиновадан тавык итеннән шашлык рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гөлнара Фәрхетдиновадан тавык итеннән шашлык рецепты

Шашлыкны 20-25 минут 200 градуслы духовкада пешерәбез

Кирәк булачак:

  • 600-700 гр тавыкның түш ите
  • 1 чәй калагы тоз
  • 0,5 чәй калагы кара борыч
  • 1 чәй калагы паприка
  • 1 чәй калагы коры сарымсак
  • 3 чәй калагы сыек май

Болгатып ярты сәгатькә алып куябыз. Өчкә булеп төрле тәмләткечләр салып пешерәбез:

1 чәй калагы горчица, 1 чәй калагы бал

1 чәй калагы кибет каймагы, 1 чәй калагы томат паста

3 чәй калагы соевый соус

Иң беренче бамбук шпажкаларны ярты сәгать суда тотып алабыз (духовкада янмасын өчен), аннары итне тезеп, 20-25 минут 200 градуслы духовкада пешерәбез.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев