Максат: терлекләргә җитәрлек кукуруз җитештерү
Авыл хуҗалыгы

Максат: терлекләргә җитәрлек кукуруз җитештерү

Бу атнада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. «Бөрбаш» хуҗалыгында да тормыш юлын туган авылы, авыл хуҗалыгы белән бәйләгән мактаулы хезмәтчәннәр бик күп

Районыбыз кырларында техникалар гөрелтесен ишетергә мөмкин әле. Чөнки күпчелек хуҗалыклар кукурузны бөртеккә алу белән мәшгуль, шулай ук көзге кыр эшләре дә тәмамланмаган килеш.

Бу атнада без «Бөрбаш» җәмгыяте кырларында булып, биредәге эшләр белән танышып кайттык. 

Алдынгыларга вымпел

Без басуга килгәндә күркәм традиция вакытына туры килдек — алдынгы игенчегә вымпел тапшыру. Район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов Алмаз Корбангалиевка тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдереп, аның алдынгы комбайнчы гына түгел, спортчы да булуын искәртеп, нинди генә эшкә алынса да булдырып башкарып чыгасын ассызыклап, ихластан котлап, лаеклы бүләкне тапшырды.

Алмаз Курбангалиев передовик района

Кукуруз суккан вакытта булса да вымпел алуга ирештем, дип елмаеп рәхмәтен ирештерде Алмаз. Чөнки ел да бөртекле культураларны суккан чорда ул вымпел алуга ирешә иде, быел исә, бу бәхетле мизгелләр кукурузны сукканда булды.

Хуҗалыкта 520 гектарда кукуруз игелгән

Кукуруз чоры булгач, хуҗалыкның баш агрономы Искәндәр Гыйльметдинов белән дә сөйләшүебезне кырлар патшасыннан башлап җибәрдек. 

 –  Хуҗалыгыбызда барлыгы 520 гектарда кукуруз игелде. Шуның 192 гектарын бөртеккә алырга дип планлаштырган идек. Иң беренче 33 гектарлы «Золотой початок 165» гибридлы басуны сугып алдык, аннан Алан авылы ягындагы «Золотой початок 153» гибриды чәчелгән 87 гектарлы басуны сугарга керештек, икесенең дә уңышы мулдан булды. Бүген (без хуҗалыкта 6 октябрь көнне булдык — З. Ф.) 72 гектарлы соңгы басуга кердек, монда да «Золотой початок 165» дигән гибрид. Алдагы ике басу безнең шартларда сугарга җитешкән иде, бүген тотынган басу әлегә ямь-яшел, ләкин соңгы көннәрдә булган кыраулар яфракларга тәэсир итте.

Алмаз Курбангалиев получил вымпел

Басуны беренче көндә загоннарга ярып чыгабыз, икенче көннән суга башлыйбыз. Бүгенге көндә ындыр табагына кайткан уңыш 870 тоннаны тәшкил итә. Безнең максат 1200 тонна кукуруз орлыгын сугып, терлек азыгына кулланыр дәрәҗәсенә җиткерү: чистартырга, киптерергә һәм амбарларга салып куярга. Көн саен Алан як бригадасындагы фермада терлекләргә 2,5 тонна, Бөрбаш фермасында бер тоннага якын кукуруз тотыла. 7-8 ел дәвамында инде кукурузны үзебез сугып, үзебезнең уңышны малларга ашатабыз, ләкин кайсыдыр елларда әзерләнгән кадәр кукуруз җитмәү сәбәпле, сатып алырга да мәҗбүр булдык.

Механизаторлар булсынга эшлиләр

Шөкер, техника да сынатмый, механизаторлар да булсынга эшлиләр. Дөрес, һава шартлары бераз кыенлыклар тудыра. Аз гына көн аязайтуга комбайнчыларыбыз кичекмәстән эшкә керешәләр. Кукурузны урып-җыюны тизрәк төгәлләү өчен тырышабыз.

Быел «Акрос» комбайнына махсус жатка да сатып алдык, аның белән югалтулар бик аз. Әлеге комбайнда Алмаз Корбангалиев эшли. Барысы безнең өч комбайн бар — ике «Полесье» һәм бер «Акрос». Шушы өч комбайн белән 1900 гектар мәйдандагы бөртекле культураларны сугып бетерә алдык. Барлык җыеп алынган уңыш 50700 центнерны тәшкил итте. «Полесье» комбайннарында Илшат Нотфуллин белән Рәйхан Хәйретдинов эшләде. Бөртекләрне ындыр табагына «КамАЗ» белән Рамил Дәминов, Илдар Сабиров, Әнәс Насыйбуллин, Рафис Шәрифуллин ташып тордылар. 

Киләсе ел уңышы өчен 59 гектар мәйданда — арыш, 140 гектар мәйданда — көзге бодай чәчелде. Бу эшләрне «Фиат Агро» чәчү комплексы, «К-742» тракторы белән Илнар Гыйльмуллин башкарды. Бүгенге көндә зур егәрлекле дүрт тракторыбыз җир эшкәртә, аларда Ринат Гафуров, Рәмис Мотыйгуллин, Илнар Гыйльмуллин, Раушан Хәйретдинов эшлиләр.

«Бөрбаш» хуҗалыгында мактаулы хезмәтчәннәр эшли

Терлек азыгы хәзерләүдә дә тырышып хезмәт куйдык. Барлыгы 2268 тонна — печән, 1542 тонна — салам, 8628 тонна — сенаж, 7525 тонна силос хәзерләнде. Салам һәм печән пресслауда «Krone» прессы белән яшь механизаторыбыз Раушан Хәйретдинов эшләде. Пресста башка елларда өч пресс эшли иде, быел «Krone» прессы белән бер трактор шул өч пресс эшен башкарып, алар күрсәткән нәтиҗәне арттырып та эшләп барды.

Сенаж, печәннәрне теземнәргә «Магдон» ургычы белән Нуриян Сабиров урып барды. Ә инде терлек азыгы хәзерләү комбайнында елдагыча Расим Мотыйгуллин тырышып эшләп, матур күрсәткечләргә, мул уңыш җыеп алуга иреште. Сенаж һәм силосны базга ташып торуда алда әйтеп узган шоферларыбыз белән бергә тракторчыларыбыз да эшләде, алар: Нурислам Сабирҗанов, Радик Шәймөхәммәтов, Разил Нигъмәтҗанов, Рәфкать Корбанов. Базга кайткан массаны зур егәрлекле тракторлар белән Илнар Гыйльмуллин белән Рәмис Мотыйгуллин таптап тордылар, — дип эшләре белән таныштырып үтте Искәндәр Гыйльметдинов.

 


кукуруз

Нет комментариев